Концертка чакырабыз
22 мартта балалар сәнгать мәктәбендә София Гобәйдуллинаның яшьләр үзәге концерты булачак. Концерт программасы кысаларында рәссамнар Татьяна һәм Юрий Бердниковларның мастер-классы, композитор Алсу Сөнгатуллина белән очрашу көтелә. Сезне яшь башкаручылар музыкасын тыңларга 22 мартта көндезге 11 дә Алексеевск ш.т.б.ның балалар сәнгать мәктәбенә чакырабыз. Керү – ирекле.