Алексеевскида гражданнардан үзара салым мәсьәләсе буенча референдум уза. Алексеевскилылар үзара салымда катнашу уңаеннан үз фикерләрен әйтергә тиешләр. Җыелган акча дүрткә тапкырланып, бистәне төзекләндерүгә китәчәк. Ул суүткәргеч челтәрләрне алмаштыруга, балалар уен мәйданчылары куюга һәм күп кенә башкаларга сарыф ителәчәк.
Халык активлык күрсәтеп, сайлау участокларына иртәнге җидедән үк җыела. Мәсәлән, сайлау участокларының берсе урнашкан “Красный восток” авыл мәдәният йортына кешеләр балалары белән киләләр. Сайлау комиссиясенең ничек эшләвенә бәя бирү өчен территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рөстәм Хөснетдинов иртәдән үк килгән.