«IT-чемпион» республика конкурсы

2018 елның 21 сентябре, җомга

Татарстанда мәктәп укучылары арасында “IT-чемпион” конкурсы старт алды.  Конкурста яшь катнашучыларның төп бурычы – ата-аналарны һәм өлкәннәрне ТР Дәүләт хезмәтләре порталында электрон сервислар дан актив файдалануга һәм шуның белән бергә  максималь санда приз баллары эшләүгә  җәлеп итү. Конкурс  ТР Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы тарафыннан ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә мәктәп укучыларында сан күнекмәләрен үстерү һәм халыкның компьютер грамоталылыгын күтәрү максатында үткәрелә.

Конкурс ике этапта: 2018 елның 18 сентябреннән 30 ноябренә кадәр, 2019 елның 1 февраленнән 30 апреленә кадәр узачак. Конкурсның һәр этабы  йомгаклары буенча һәр муниципаль районда һәм шәһәр округында 3 әр  җиңүче билгеләнәчәк, аларга приз итеп смартфоннар тапшырылачак. Аерым номинация сыйныфы аеруча күп балл җыйган иң актив сыйныф җитәкчеләре өчен оештырылган.

 Ярышка керешү өчен мәктәп укучысына ата-аналарына яки өлкәннәргә uslugi.tatarstan.ru Порталына керергә булышу һәм шәхси кабинетта edu.tatar.ru сайтында (ТР электрон белем бирү) укучының логинын саклау зарур. Укучыга баллар автомат рәвештә исәпләнсен өчен бәйләп куярга кирәк, бу вакытта ул өйрәткән өлкәннәр Порталдан файдаланачаклар – электрон гаризалар бирә, хезмәтләр өчен түли һәм хәтта исәпләгечләрнең күрсәткечләрен дә кертә алачаклар.  Шунысы мөһим: өлкәннәр Порталда үзләренең шәхси кабинетларына укучының логинын никадәр күбрәк бәйләп куйсалар, баланың  аеруча күп санда балл җыю өмете шуның кадәр күбрәк булачак.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International