Хезмәт ветераны 95 яшьлеген билгеләп үтте

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Алексеевск ш.т.б. кешесе Макарова Прасковья Степановна   95 яшьлеген билгеләп үтте.

 Прасковья Степановна Татарстан АССР, Чистай районы, Николаевка авылында күп балалы гаиләдә туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Прасковья Степановна Казан шәһәренә автоматчылар әзерләү курсларына укырга китә, анда алты ай буена  хәрби әзерлек үтә. Курсларны тәмамлаганнан соң  укытучылар институтына читтән торып укырга керә һәм Чистай районының Иванаево авылына китә, анда сугыш вакытында укытучы булып эшли.

1953 елда Прасковья Степановна ире белән Алексеевск бистәсенә күчеп килә, анда икесе дә мәктәптә эшли башлыйлар: берсе – математика, икенчесе – физика укытучысы булып. Прасковья Степановна мәктәптә пенсиягә чыкканчы эшли. Өч бала табып, аларны лаеклы итеп үстерә. Хәзерге вакытта ул балалары һәм оныгы тәрбиясендә яши. Аның ике оныгы, ике оныкасы һәм бер оныкчыгы бар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International