Алексеевск районында төзү эшләре статистикасы

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Ай саен, районны төзекләндерү мониторингы үткәреп, без газета укучыларны районыбызда төзелеш программаларының гамәлгә ашу барышы белән таныштырабыз. Игътибарыгызга июль уртасына статистика тәкъдим итәбез.

 Район үзәгендә “Әтәчкәй” балалар бакчасын капиталь  ремонтлау актив стадиядә. Биләрдә авыл Советы бинасын капиталь ремонтлау төгәлләнде. Алексеевск архивын ремонтлау төгәлләнеп килә. Үзәк район хастаханәсе дә капиталь ремонтлана. Алексеевскиның Есенин, Гагарин урамнарында да күп фатирлы йортлар тиздән капиталь ремонтланачак. Якын киләчәктә Космонавтлар һәм Набережная  урамнарындагы йортлар да яңарып китәчәк. “Кама” кинотеатрының алгы ягында да эшләр бара. Ветеринария бинасын ремонтлау төгәлләнде. Тиган Булакта да эшләрнең яртысы беткән инде. Анда 50 урынлы авыл  мәдәният йорты торгызыла. Зур Полянка картлар һәм инвалидлар интернат-йортында да бизәкләү эшләре төгәлләнү стадиясендә. Кыркүл авылында берәр фатирлы 10 өй төзелә.

“Алексеевскдорстрой” юл-урам челтәрен ремонтлау буенча гаять зур эш үткәрә. Юл эшчеләре Биләр, Лебяжье, Урта Тигәнәле һәм Кыркүл авылларында эшлиләр.

Алексеевск эшчеләр бистәсендә чираттагы спорт хәзинәсе торгызыла. Некрасов урамындагы  универсаль спорт комплексы актив төзелеш стадиясендә.

Исегезгә төшерәбез: комплекска иң яхшы исемгә бәйге игълан ителде. Иң кызыклы исем авторы приз алачак. Үз вариантларыгызны һәм тәкъдимнәрегезне социаль төркемнәрдәге постлар аңлатмаларында калдырыгыз. Исем вариантлары 22 июльгә кадәр кабул ителә. Өч вариантны сайлап алып, финалда без тавыш бирү үткәрәбез. Авторның исемен һәм спорт комплексына ул тәкъдим иткән исемне ай азагында атаячакбыз.

 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International