12 июльдә көндезге 12 нче яртыда Нурлат шәһәрендәге “Бим” радиосында Росреестр идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Нурлат бүлеге начальнигы Татьяна Морозова катнашында туры эфир булачак. Татарстан Росреестры вәкиле Нурлат, Аксубай һәм Чистай районнары кешеләренә файдаланылмый торган (ташландык) җир кишәрлеген ничек итеп кадастр исәбеннән алырга икәнлеге турында сөйләячәк һәм күчемсез милекне рәсмиләштерү сораулары кызыксындыручы радиотыңлаучыларның шалтыратуларына җавап бирәчәк.
Туры элемтә телефоны: 8-937-005-106-2. Шулай ук сорауларны әлеге номер буенча бирергә генә түгел, ә бәлки, WhatsApp кушымтасын файдаланып, язып җибәрергә дә була. Радио 106,2 дулкынында эшли. Радиоэфирны онлайн режимында һәм «ВКонтакте»дагы “Бим-радио” Нурлат сәхифәсендә тыңларга мөмкин.