Браконьерлар җәзага тартылды

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Узган атнада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференцэлемтә  буенча республика премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм  Нигъмәтуллин
рәислегендә Татарстанның 17 яр буе муниципаль районнары катнашында Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча  республика советының чираттагы утырышы булды.

Совет утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының биологик ресурслар буенча рәисе Федор Батков катнашты, ул “Уылдык чәчү-2018” операциясе үткәрелү турында хәбәр итте һәм  ведомствоара район төркемнәренең беренче ярты елдагы эшенә йомгак ясады. Утырышта Кызыл Яр, Имәнкискә, Саескан тавы авыллары янындагы юл буйларында балык продукциясен законсыз сатуга аерым игътибар бирелде. Шулай ук  су объектларында законсыз төзелешләрне (браконьер станнарын) ачыклау буенча муниципаль районнарда эшне көчәйтү  кирәклеге турында билгеләп үтелде.

Агымдагы чорда эшче төркем 37 административ хокук бозуны ачыклады, 300 законсыз балык тоту коралы алынды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлеге хезмәткәрләре кыйммәтле һәм аеруча да кыйммәтле балыкларның законсыз әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны булдырмау һәм аларга каршы көрәшүнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча чаралар күрә.  Браконьерлыкка каршы көрәшү буенча    кызыксындырылган дәүләт органнары белән үзара бәйләнештә эшләргә кирәк.

2018 елның агымдагы чорында  Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлеге  тарафыннан 25 балык тоту кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды, шуларның 19 ы – административ хокук бозулар, 6 сы – җинаять җаваплылыгы, шулар арасында елга балыгын санкцияләнмәгән сату урыны буенча. Полиция хезмәткәрләренә эшләү өчен су техникасы бирелде.

Мәсәлән, 12 майда кичке 4 ләр тирәсендә ике гражданин Кама елгасы акваториясенә уылдык чәчү һәм балык тоту тыелган чорда балык тотарга килгән. Кичке 9 лар тирәсендә икесе дә  Кама елгасында “Hunterboat”  өреп кабартыла торган көймә ярдәмендә балык тотарга сөйләшеп, берсенең алдан әзерләп куйган ятьмәсен  суга төшерәләр. 120 м озынлыктагы, 2 м киңлектәге,  тишекләре 65х65 мм лы ятьмә лескадан күпләп балык тоту өчен ясалган. Икенче көнне, 13 майда, иртәнге 8 ләр тирәсендә балыкчыларның берсе кабартыла торган көймәдә суга төшә һәм элегрәк куелган ятьмәне ала, анда 2 корбан балыгы (лещ) һәм 28 кәрәкә була. Бу әле полициянең закон бозучылар белән эшләгән күп санлы эшләренең берсе генә.

Су биологик ресурсларын һәм хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм яклау өлкәсендә җинаятьләрне ачыклау эше дәвам итә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International