Изгеләр Петр белән Февронияне искә алу көнендә Воскресение чиркәвендә бәйрәм гыйбадәте булды. “Свет миру” правослау яшьләре бүлегендә катнашучылар мәхәллә кешеләрен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлап, аларга котлау открыткалары тапшырдылар. Алексеевск благочениесе рухание, протоиерей Павел Чурашов үзенең вәгазендә, ихтирам ителә торган изге кешеләр Петр белән Феврония безнең өчен бер-береңә карата мәхәббәт һәм хөрмәт үрнәге булып торалар, дип билгләп үтте. Ә берничә кеше өчен бу көн зур вакыйга – балаларны чукындыру белән билгеләп үтелде.