Апас районында урнашкан “Свияга” балалар шифаханә-сәламәтләндерү лагерена 14 июльдән 6 августка кадәр бушлай юлламалар бар.
Юлламалар Татарстан Республикасында җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк аз тәэмин ителгән гаилә балалары һәм яшүсмерләре, шулай ук социаль яктан куркыныч хәлдә яшәүче балигъ булмаган балалар өчен 24 көнгә исәпләнгән.
Юллама алу өчен яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Алексеевск бистәсе, Совет мәйданы, 2 нче йорт. Контакт телефоны: 2-47-41.