“Колос” предприятиесенә экскурсия

2018 елның 29 июне, җомга

26 июньдә тәрбияче Анисимова М.А. “Колос” предприятиесенә экскурсия оештырды. Экскурсиянең максаты –  төрле һөнәр ияләре хезмәте турында күзаллауны камилләштерү, алар хезмәтенә ихтирам тәрбияләү.  Балаларда төрле һөнәр ияләре  турында күзаллауне үстерү максатында приютта тәрбияләнүче мәктәп балалары өчен Алексеевскиның “Колос” предприятиесенә экскурсия оештырылды, аны халык искечә азык-төлек комбинаты дип атый.  Экскурсия предприятие территориясенә керү юлында башланды Технолог балаларны әлеге предприятиенең лимонад, ипи, колбаса, ит кебек  төп цехлары белән таныштырды. Экскурсовод балаларга цехларның исемнәре, андагы технологик процесның төп үзенчәлекләре турында хәбәр итте, шулай ук балаларның  исләренә куркынычсызлык техникасы таләпләре турында төшерде, лимонад өчен сиропның ничек әзерләнүе турында сөйләде. Безнең бала чактагы, әле совет заманнарыннан ук үзенең тәмен саклап калган лимонад теләсә нинди башка эчемлекне узып китә. Аны халык әрҗәсе белән тикмәгә генә сатып алмый торгандыр, хәтта  якындагы районнарга һәм республика башкаласына да озатыла ул. Балалар шулай ук  ипи-күмәч әйберләре пешерелә торган цехта да булдылар. Аннан да битәр, комбинат икмәк пешерү эшендә “пионер” булып тора, мисалга, ипи пешерү цехында  сухарилар, рогаликлар һәм повидло белән рулетлар, заказга һәм туй тантаналарына каравайлар да эшләп чыгарыла. Ит эшкәртү цехы да эшләүдән туктамый. Ул элеккечә үк  колбаса әйберләре –  пешкән, каклагын колбасалар һәм иттән сарделькалар җитештерүен дәвам иттерә, ит деликатеслары: түш ите, шпик, тозлаган һәм каклаган дуңгыз мае, тавык рулетлары, каклаган бот ите, шулай ук туңдырылган ярым фабрикатлар – пилмәннәр, мантылар, ежиклар, котлетлар әзерли. Җайга салынган эштә уңышларга ирешергә бөтен коллективның инициативасы, булдыклылыгы, тупланганлыгы булыша. Экскурсия тәмамланганнан соң цех эшчеләре балаларны тәмле һәм татлы лимонад һәм кетердәп торган кайнар ипи белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International