Биләрдә Изге Чишмәдән ерак түгел генә урнашкан мәйданда чәчү батырларын, “алтын” парларны һәм мәктәпне тәмамлаучыларны сәламләделәр.
Бәйрәмгә авыл кешеләре һәм кунаклар җыелды. Рус һәм татар халык җырларын башкарган артистлар ямь өстенә ямь өстәде.