Ветераннар советы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннары янында булдылар

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

27 апрельдә кунакларны 1921 елда туган Елизавета Петровна Баркевич каршылады. 1942 нең мартында ул Мәскәү оборонасына китә, зенитчы булып хезмәт итә. Сугыш тәмамланганнан соң дус кызы белән Көнбатыш Украинага, Черновцы шәһәренә юл алалар. Анда кияүгә чыга. Ире үлгәннән соң 2005 елда кече ватанына кайта. Хәзерге вакытта Алексеевскида туганы Тамара Фомина гаиләсендә яши. Елизавета Петровна 97  нче яше белән бара. Үзен искиткеч әйбәт хис итә, тормышны ярата, күңеле күтәренке.

 – Аны Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйбыз, исәнлек-саулык һәм озын гомер телибез, – дип котлады ветеранны совет рәисе Елена Макарихина.

 Шул ук көнне 3 нче “Көнчыгыш” территориаль җәмәгать үзидарәсе кешесе Анатолий Александрович Власов та үзенең 92 яшьлеген бәйрәм итте. Еракта калган 1943 елның 6 декабрендә ул Кызыл Армия сафларына алына. 1945 елның гыйнварыннан Икенче Белоруссия фронтында сугыша. Кыюлыгы һәм тапкырлыгы өчен күп кенә орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. 1951 елдан ул үзен яратучы, искиткеч әйбәт хатыны Антонина Федоровна белән яши. Аларның өч оныклары һәм өч оныкчыклары бар. Сезгә, хөрмәтле Анатолий Александрович һәм Антонина Федоровна, нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иминлек һәм гүзәл Ватаныбызның тыныч күге астында озак еллар яшәвегезне телибез, дип котлады ветераннарны Елена Степановна.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International