Изге Рамазан ае башланды

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Алексеевск мөхтәсибәте хәбәр иткәнчә, 15  майдан 16 сына каршы төндә мөселманнарның изге Рамазан ае уразасы башланып китте, ул 14 июньдә тәмамланачак.
Рамазан аенда ураза тоту – һәр мөселманның төп бурычларының берсе. Уразада көн буе               ашау-эчүдән, тәмәке тартудан, төрле күңел ачулардан тыелып торырга, көндезләрен үзеңне эшкә, догалар, изге Коръән укуга, изге гамәлләр кылуга багышларга кирәк. Көндәлек биш вакыт намаздан соң кич белән өстәмә тәравих намазын кылырга. Уразадан авырулар, балалар, сәфәрдә булучылар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар азат ителә. Аларга уразаны соңыннан тотарга мөмкин. Мескеннәргә һәм мохтаҗларга ярдәм итү – Рамазанның төп кагыйдәсе.
 Алексеевск мөхтәсибәте имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт, барлык мөселманнарны изге, бөек бәйрәм белән котлап, якташларыбызны Аллаһы Тәгаләдән безне һәм җиребезне күренгән вә күренмәгән төрле бәла-казалардан, табигать һәлакәтләреннән һәм күңелсезлекләрдән, сугыш афәтләреннән саклавын сорап, дога кылырга чакырды. Беренче тәравих намазлары мәчетләребездә 15 май көнне ястү намазыннан соң башланып китте. Алла бирсә, узган елгы кебек Төркиядән килгән Коръән хафиз бистәбез мәчетендә Коръән -хәтем чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International