Алексеевскилылар үзләренең фронтовик туганнары турында сөйләделәр. Гыймранов Галимҗан Гильфан улы.

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Алинә Мусина үзенең карт бабасы турында сөйләде:

  • Мин сезгә моннан биш ел элек бакыйлыкка күчкән карт бабам Гыймранов Галимҗан Гыйльфан улы турында сөйләргә телим.  

Ул бик  гайрәтле һәм көчле, иң мөһиме – кыю, яхшы күңелле һәм ярдәмчел кеше иде. Бабамны Бөек Ватан сугышына 1943 елда алалар. 25 нче инженер-саперлар полкында хезмәт итә. Ул ике тапкыр яралана ( авыз казналыгы һәм сул аягы). Румыниядә, Болгариядә,  Украинада, Белградта, Германиядә, Чехословакиядә сугыша. Бабам - “Кызыл Йолдыз” ордены кавалеры. “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Праганы азат иткән өчен” һәм башка  медальләр белән бүләкләнә. Бабам сугыштан 1950 елда гына кайта.

 Сугыштан соң бабам өйләнеп җибәрә, гаиләдә өч бала туа. Аның хәтере бик әйбәт була, ул сугыш вакытының һәр көнен, һәр минутын, сәгатен хәтерли. Бик күк такмаклар белә иде, ул аларны безгә көн саен әйтә иде. 2013 елның 22 мартында 87 яшендә бабам бакыйлыкка күчте.

Мин бөтен ветераннарга бу Җиңү өчен рәхмәт әйтәм һәм баш өстебездә һәрчак аяз күк булуын телим. Бәек Ватан сугышы ветераннары алдында баш иябез. Без сезне беркайчан да онытмаячакбыз.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International