17 майда бала хокуклары турындагы мәсьәләләр буенча “кайнар линия” ачылачак

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Пәнҗешәмбе көнне, 17 майда,  Халыкара балалар ышаныч телефоны көнендә, иртәнге 10 нан көндезге 2 гә кадәр авыр хәлдә яшәүче балаларга ярдәм итү фонды “Круг доверия” исемле Гомумроссия интернет-марафоны үткәрә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Алексеевск муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге.

Турыдан-туры тапшыру www.8-800-2000-122.ru онлайн-марафон сайтында, шулай ук  www.telefon-doveria.ru “Балалар ышаныч телефоны”  сайтында булачак. Катнашучылар үз сорауларын һәм тәкъдимнәрен, шулай ук видеомөрәҗәгатьләрен krugdoveria@telefon-doveria.ru почтасына җибәрә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International