Халык өчен белешмәлек: Европа күләмендә авырулар йогудан саклану атналыгы, Прививка ясату– һәр кешенең хокукы һәм вазыйфасы

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Европа күләмендә авырулар йогудан саклану атналыгы (ЕНИ) Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 2005 елдан башлап быел 2018 елның 23 апреленнән 29 апреленә кадәр уздырыла.
Аның төп максаты - республика халкына, аеруча әти-әниләргә вакцинациянең мөһимлеге, яшеңә карап, прививкаларны үз вакытында ясату зарурлыгын аңлату. Йогышлы авыруларга каршы прививка ясатмаган балалар һәм өлкәннәргә авыру йоктыру куркынычы яный һәм алар әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә дә куркыныч тудыра.
Иммунизация - сәламәтлек саклау өлкәсендә иң зур казанышларның берсе. Йогышлы авыруларга каршы вакциналар куллану прививкалар ясалган инфекцияләрнең генә түгел, ә бәлки чәчәк авыруы һәм полиомиелит кебек куркыныч авыруларны да бетерергә мөмкинлек бирде. Кызамыкны бетерү бурычы куелды.
Иммунизация дифтерия, столбняк, кызамык, полиомиелит, кызылча, котыру, грипп, вируслы В гепатиты, туберкулез һәм үлемгә яки инвалидлыкка китерә торган башка авырулардан саклый. Профилактик прививкалар барысы да күрсәткечләргә карап, планлы тәртиптә уздырыла. Пландагыларын прививкаларның милли календаре нигезендә балаларга һәм өлкәннәргә ясыйлар.
Прививкаларның милли календаре - В гепатиты, дифтерия, коклюш (бума ютәл), кызамык, кызылча, полиомиелит, столбняк, туберкулез (БЦЖ), паротит (свинка: колак арты бизе шешү) кебек авырулардан мәҗбүри прививкалар исемлеге. Анда нинди вакцинаны ничә яшьтә ясарга икәнлеге күрсәтелә.
Исегездә тотыгыз! Йогышлы авыруларны соңыннан дәвалаганга караганда йоктырмау чарасын күрү җиңелрәк. Теләсә нинди прививка да авыруга караганда йөз тапкыр куркынычсызрак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International