Базяково авылы кешесен юбилее белән котладылар

2018 елның 8 апреле, якшәмбе

2018 елның 2 апрелендә Войкино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Шабутдинова хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, күп балалы ана - Алексеевск районының Базяково авылы кешесе Белоножкина Лидия Леонтьевнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырды.
 Лидия Леонтьевна Базяково авылында ишле гаиләдә туа. Сугыш башлангач, 1941 елда әтисе фронтка китә һәм хәбәрсез югала. 32 яшьлек әниләре биш баланы берүзе тәрбияли. Бик авыр була, ачлык, ялангачлык үзәккә үтә. Олысыннан алып, кечесенә кадәр бар халык иртәдән кичкә кадәр эшли. Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң Лидия Леонтьевна Куйбышев педагогия училищесына укырга керә һәм аны 1948 елда тәмамлап, ТАССРның Карноухово районы, Новоселка авылына башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә җибәрелә. 1951 елда туган авылына кайтып, Базяково егетенә кияүгә чыга. Ире белән биш кыз тәрбияләп үстерәләр. Ире фаҗигале төстә яшьли һәлак була.
Алексеевск районының Базяково мәктәбендә 1998 елга, 70 яшенә җиткәнче эшли, гәрчә пенсиягә 1978 елда чыкса да. “Хезмәт ветераны”, “Ана даны” медальләре һәм мәктәптә яхшы эшләгәне өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Педагогның гомуми педагогик стажы - 50 ел. Лидия Леонтьевнаның биш баласы, ун оныгы һәм унбиш оныкчыгы бар. Алар аны яраталар, аның турында кайгырталар һәм аңа булышып торалар. Авылдашлары арасында абруе зур, аларның күбесе – аның укучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International