Район үзәген төзекләндерү буенча зур эш тора

2018 елның 7 апреле, шимбә

 Мәсәлән, үзәк район хастаханәсе янында язгы җылы көннәр башлану белән миләш үсентеләре утыртырга, алдан Бутлеров урамы территориясен чүп-чардан чистартырга кирәк булачак. Җәйге чорда үләннәр чабылачак.
 Дәүләт даруханәсе янында матур чәчәк түтәлләре пәйда булачак, ә картайган куаклык чабып алыначак. Даруханә хезмәткәрләренә Пролетар урамы беркетелде.
Сафиуллин урамында тәртипне хәрби комиссариат хезмәткәрләренә саклап тотарга туры киләчәк. Бинаның үзе янында язларын чәчәк түтәлләре һәм яңа яшь үсентеләр хасил була. Әлегә җәяүлеләр сукмагын кардан һәм чүп-чардан чистартырга кирәк.
 ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренә Ленин урамының ЗАГС янындагы территориясе беркетелде, ул җәй көне аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утырачак.
Бу урамда шулай ук кинотеатр хезмәткәрләре дә эшләячәк. Аларга бина цоколен һәм җәяүле сукмагын кардан чистартырга, бина янындагы куакларны кисәргә, чүп-чарны җыештырып алырга, ә язгы-җәйге чорда аның территориясендә үскән үләнне чабып торырга. Яз көне анда яшь чыршылар һәм чәчәкләр утыртачаклар.
 Оренбург юлы буенда (Совет урамыннан алып Есенин урамына кадәр) үсентеләр утыртырга, чүп-чарны җыештырырга - социаль яклау хезмәткәрләренең эш фронты шундый.
Шундый ук эшне бистә предприятиеләре һәм оешмалары да башкарачак. Павелкин урамындагы территория балалар сәнгать мәктәбенә беркетелде. Туган як музее хезмәткәрләре Казаков урамында һәм аның янындагы территориядә тәртип урнаштырачаклар. Җиңү паркы (Совет мәйданы) территориясенең бер өлешен язгы бәйрәмнәргә Алексеевск муниципаль районының финанс-бюджет палатасы, үзәк китапханә һәм мәгариф бүлеге хезмәткәрләре әзерләячәкләр.

 Оренбург юлын (Биләр юл чатыннан алып, “Кызыл Яр” сәүдә комплексына кадәр) казначылык департаментының территориаль бүлеге хезмәткәрләре тәртипкә китерәчәк. Россия почтасы бүлекчәсенә Октябрь урамы беркетелде. “Таттелеком” Суворов урамында тәртип урнаштырачак. Роспотребнадзорның территориаль бүлеге хезмәткәрләре Пушкин урамын шефлыкка алачаклар. Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы федераль хезмәтенең “104 нче янгын часте” дәүләт учреждениесе Красноармейск урамында үсентеләр утыртачаклар һәм аларны карап-тикшереп чыгачаклар, чүп-чарны җыештырачаклар һәм җәен үләннәрне чабып торачаклар.
Шик юк, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дә куелган бурычларны үтәячәкләр. Тәртип саклаучыларга Комсомол урамын төзекләндерергә кушылды. Гоголь урамының бер өлеше инфраструктур үсеш бүлегенә беркетелде. Чистай электр челтәрләренең «Челтәр компаниясе» хезмәткәрләре Г. Боровиков урамын (үз территорияләреннән алып Оренбург юлына кадәр) чүп-чардан чистартачаклар һәм җәй көне үләннәрен чабып торачаклар. “Татэнергосбыт” Муса Җәлил урамын тәртипкә китерәчәк.
 Җәмәгать суды хезмәткәрләре Чиркәү мәйданы территориясен чистартачаклар. Оренбург юлына кадәр Казаков урамы буйлап тәртипне Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе бүлеге хезмәткәрләре күзәтеп торачак. Ведомстводан тыш каравыл бүлегенә М. Горький урамы бирелде. Шәһәр җирлеге башкарма комитеты һәм Советы коллективына Халев урамындагы чүп-чарны чистартырга һәм үләннәрен чабып торырга туры киләчәк.
 Торак милекчеләре ширкәтенә дә төзекләндерү буенча зур эш башкарасы бар: килү-китү юлларын һәм җәяүле сукмакларын кардан чистартырга, подъездларда тәртип урнаштырырга , ә яз көне үсентеләр утыртырга һәм картларын карап-тикшереп чыгарга, чәчәк түтәлләре ясарга кирәк булачак. Аграр колледж коллективы Северная урамын тәртипкә китерәчәк. Район үзәгенең 1 нче, 2 нче һәм 3 нче мәктәпләренә Некрасов, Гоголь һәм Гагарин урамнары беркетелде. Юл төзүчеләр урамындагы мәктәп каршындагы парк зонасын 4 нче мәктәп коллективы тәртипкә китерәчәк. Космонавтлар урамы 1 нче һәм 2 нче Спорткомплексларга бирелде.
Ак Барс банкы коллективына банк бинасы янындагы территориядәге карны ыргытырга, декоратив койманы буярга һәм район үзәгенең 2 нче мәктәбе стадионы алдын тәртипкә китерергә кирәк булачак.
 “Алексеевскдорстрой” хезмәткәрләре Юл төзүчеләр урамындагы тәртипне күзәтеп торачаклар. Павелкин урамы участогы Ленин урамыннан Кама елгасы ярына кадәр Идарәче компаниягә беркетелде. Алексеевск сөт заводы хезмәткәрләре Г.Боровиков урамында (завод территориясеннән Оренбург юлына кадәр) һәм Ленин урамы буйлап завод территориясе коймасы буенда төзекләндерү эшләре алып барачаклар.
 Зират территорияләрен җыештыру, юл билгеләрен тәртипкә китерү, Ленин, Казаков урамнарын кардан һәм чүп-чардан чистарту, эскәмияләрне һәм урналарны буяу, баганалар һәм агачлар агарту, күперчекләрне төзәтү, җәмәгать урыннарында чәчәкләр утырту – коммуналь хезмәтнең вазыйфалары шундый.
“Элита”га һәм ветеринария идарәсенә Чистай урамы тапшырылды. Азык-төлек комбинатына предприятиенең койма буйларын тәртипкә китерергә кирәк. Алексеевск райпосына контора бинасыннан Биләр юл чатына кадәрге территория бирелде. Ленин урамы территориясендә (Совет урамындагы боҗрадан алып, әйләнеш юлы буенча чистарту корылмаларына кадәр) "Алексеевскводоканал” хезмәткәрләре тәртип урнаштырачак. Мичурин урамы “Биләр урман хуҗалыгы”на ышанып тапшырылды.
 Павелкин урамын (Казаков урамыннан алып Ленин урамына кадәр) нәфис әйберләр туку фабрикасы тәртипкә китерәчәк. “Инженерлык челтәрләре” Совет урамын ( Ленин урамыннан алып Оренбург юлына кадәр) төзекләндерәчәк.
Короленко урамында үсентеләр утырту һәм карт агачларны карап-тикшереп чыгу, чүп-чарны җыештыру һәм үләннәрен чабып тору "Алексеевск керамикасы”на йөкләнде. “Керамика-Маркет” Набережная урамындагы участокны (Гагарин урамыннан алып Чистай урамына кадәр) шефлыкка алачак. Газ хезмәте хезмәткәрләре оешма периметры буенча Набережная һәм Чистай урамнарын чистартачак. ЮХИДИ бүлеге үзенең административ бинасы янын җыештырачак. Аларга шулай ук язгы чорда яңа агачлар утыртырга да кирәк булачак.
 Алар үзләренең административ биналары янын чүп-чардан чистартачаклар, анда яңа агачлар утыртачаклар. Оренбург юлының бер өлеше (Бутлеров урамыннан Биләр юл чатына кадәр) һәм Совет мәйданындагы административ бинаны периметр буенча "Росгосстрах” хезмәткәрләре тәртипкә китерәчәк. Совет мәйданындагы административ бинага керү ишеге алдында чүп-чарны җыештыру һәм үләннәрен чабып тору авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенө йөкләнде.
 Район газетасы редакциясенә Чехов урамы беркетелде. Район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре хакимият бинасы алдында һәм парк ягыннан тәртип урнаштырачаклар. Май бәйрәмнәренә Совет мәйданын район мәдәният йорты хезмәткәрләре тәртипкә китерәчәкләр. Совет мәйданындагы В.И. Ленин исемендәге паркта чүп-чар җыештыру һәм үләннәрне чабып тору үзәкләштерелгән бухгалтериягә тапшырылды.
Күп санлы коллективлар (күп функцияле үзәк, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, росреестр, нотариаль контора һ.б.лар) периметр буенча Совет мәйданындагы административ бинаны чиста тотачак. Энергосбыт алдындагы мәйданнан зиратка чыгу юлына кадәр балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре тәртипкә китерәчәк. Куйбышев урамы МСО-ТАПСка шефлыкка бирелде. Совет урамы участогында (Ленин урамыннан Кама елгасына кадәр) Пенсия фонды хезмәткәрләре тәртип урнаштырачак.
Бистәнең коммерция оешмаларына һәм шәхси эшмәкәрләренә дә үз сәүдә нокталары территорияләрен төзекләндерү һәм карап тору бурычлары йөкләнде. Төзекләндерү буенча күрсәтмәләрне үтәмәгән очракта район башкарма комитеты җаваплы затларга административ штрафлар салачак.
 Язның төп бәйрәме – 9 Майга барлык кибетләр янында тәртип урнаштырылачак, ә җылы көннәр башлангач, чәчәк түтәлләре килүчеләрне матур төстәге җәйге чәчәкләр белән сөендерәчәкләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International