Дәүләт җир күзәтчелеге күршеләр белән дуслашырга ярдәм итә

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Кыш бездән китәргә теләмәсә дә, яз үз хокукларына керә. Ул килү белән барыбыз да кышкы йокыдан уянабыз һәм үзебезнең дача кишәрлекләребезне карарга-тикшерергә ашыгабыз. Ләкин, ни кызганыч, бөтен кеше дә яшелчәләрен тыныч кына үстерә, өйләр төзи һәм яраткан җирендә эшли алмый шул. Ни өченме? Чөнки сезгә законсыз рәвештә күрше территорияне басып алганыгыз өчен шикаять килергә мөмкин яки сез үзегез дача сезонына тулысынча сөенә алмыйсыз, чөнки күршеләрегездән кемдер сезнең кишәрлегегезне алган һәм бәхәсне тыныч кына җайга салырга теләми.
Мондый очракта Татарстан Росреестрында үз эшчәнлеген дәүләт җир кадастры тормышка ашыра, моның нәтиҗәсендә шундый бозулар бетерелә.
 Мисалга, әгәр күршеләр белән тыныч кына сөйләшеп булмаса, һәрвакыт бозу турында гариза язып, дәүләт җир күзәтчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 Идарәнең теләсә кайсы территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнлеген билгеләп үтәбез. Дәүләт җир инспекторлары республиканың һәр районында күзәтчелекне гамәлгә ашыралар. Бүлек адреслары һәм телефоннары белән ведомствоның rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында “Структура” – “Территориаль бүлекләр” бүлегендә танышырга, Казанда исә Авангард урамы, 74 нче йорт, 4 нче подъезд (тел. (843) 255-25-22) адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
 Еш кына шулай да була: бозучы закон бозганын белми, шуңа күрә аңа беркем дә дәгъва белдерми, ләкин бу аны җаваплылыктан азат итми. Шул уңайдан Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир кишәрлегегезнең чикләре ЕГРНдагы (салым түләүчеләрнең бердәм дәүләт реестры) мәгълүматлар белән туры киләме икәнлеген ачыклауны таләп итә. Моны ике төрле ысул белән эшләргә мөмкин: кадастр картасыннан карарга (бушлай) яки ЕГРНдан өземтә соратып (бушлай) алырга.
 Исегезгә төшерәбез: әгәр закон шулай да бозылса һәм чикләр үтәлмәсә, гражданнар өчен 5 мең сумнан алып 100 мең сумга кадәр штраф каралган. Әгәр бозулар инспектор билгеләгән срокларда бетерелмәсә, бу юлы инде РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның башка маддәсе эшләячәк, бу маддә буенча иң азы 10 мең сум, аннары 30 мең сум штраф язылачак, һәм штраф түләнмәсә, документлар башкарма комитетка җибәреләчәк, ул үз чиратында алынган территорияне үзе азат итәчәк (мәсәлән, өен, гаражын яки коймасын сүтеп алачак). Бозучы штраф түләмәсә, аннары инде аңа ике тапкыр арттырылган күләмдә түләргә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International