“Каскад” хәрби-патриотик клубына яңа байрак тапшырдылар

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Тантаналы чарада Алексеевск районының хәрби комиссары Д.Н. Дерунов, сугышчан дан музее җитәкче Н.М.Гордеев, ФОРПОСТ хәрәкәте җитәкчесе Лилия Кашапова һәм күп кенә башкалар катнашты.
 Клуб символын сатып алу химаячесе Н.П.Шабутдинова хәрби-патриотик клубка йөрүчеләрне һәм аның җитәкчесен яңа байрак тапшыру белән котлады һәм болай диде:
- Яшь буынны патриотик тәрбияләү – бик мөһим бурыч. Бүген Россия патриотлары сугыш елларындагыдан азрак кирәкми. Бүген дә сугыш - илнең киләчәге, бүген анда яшәүчеләр өчен сугыш бара. Аның нинди булачагы сезгә, күп нәрсәне аңларга, Ватаныбызның лаеклы улы булу өчен барысын да уйларга тиешле яшьләргә бәйле. Бүген сезгә тапшырылган байрак – изге нәрсә, аңа хөрмәт белән карарга кирәк. Аны саклагыз!
 Хәрби-патриотик клуб җитәкчесе А.Г.Зудинга Войкино авыл җирле исеменнән яшь буыннны әхлакый һәм патриотик тәрбияләү буенча актив нәтиҗәле эшләгәне, каскадлыларны укуда һәм спортта җиңүләргә, Ватан хакына хезмәт һәм иҗат итүгә югары дәрәҗәдә әзерләгәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Барысына да нык сәламәтлек, оптимизм, энергия һәм яңа иҗади уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International