22 марттан 25 енә кадәр Кама Аланы шәһәрендә яшүсмерләр арасында баскетбол буенча ТР беренчелеге булып узды.
- Ярышларда республикабызның ун командасы катнашты. Ярыш йомгаклары буенча районыбыз, “алтын”ны ярыш хуҗаларына гына биреп, пьедесталның икенче баскычын алды, - диде тренер-укытучы Дмитрий Аличев.