Мостафина Әминә Камалетдин кызын юбилее белән котлыйбыз

2018 елның 23 марты, җомга

2018 елның 20 мартында Алексеевск муниципаль районының мәгариф бүлеге методисты Алена Свистунова, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Лариса Белова, Урманасты Шунталысы авыл җирлеге сәркатибе Гөлия Исламова һәм Урманасты Шунталысы авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Рабига Ишниязова тыл хехзмәтчәне, Урманасты Шунталысы авылында яшәүче Мостафина Әминә Камалетдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
 Әминә Камалетдин кызы Аксубай районының Мораса авылында туа. 10 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Чистай педагогия училищесына укырга керә. Кияүгә чыга, ике бала тәрбияләп үстерә. Әминә Камалетдин кызының бөтен хезмәт эшчәнлеге балаларга багышлана.
 Ул башлангыч сыйныфлар укытучысы булып кырык елдан артык Кр.Баран мәктәбендә эшләде. Аның дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Авылдашлары арасында абруе зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International