“Кайгырту” приютында “Якын күршеләребез” исемле интеллектуаль уен булып узды

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Дәреснең максаты төрледән-төрле кошлар белән таныштыру; тәрбияләнүчеләргә канатлылар патшалыгында булган иң гаҗәеп нәрсәләр  турында сөйләү; кошларга карата мәрхәмәтле һәм кайгыртучан караш, алар тормышы өчен җаваплылык хисе тәрбияләү иде.
Уен вакытында балалар урман кошлары һәм сулыклар янында яшәүче кошлар турындагы картинкалар белән эшләделәр, төрле сорауларга җавап бирделәр, табышмакларга җаваплар таптылар. “Кошлар” исемле физминутка, викторина үткәрделәр, коллаж ясадылар. Балалар шул дәрес ярдәмендә кешечә   сөйли белүче сирәк очрый торган, кешегә гаять зур файда китерүче кошлар турында күп нәрсә белделәр.
Нәтиҗәдә балалар кошларны сакларга, аларга җимлекләр ясарга, аларга зыян эшләмәскә кирәклеген аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International