2018 елның 21 гыйнварында Лебедино авылы җирлеге башлыгы Юрий Тюкаревхезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, күп балалы ана, Алексеевск районының Лебедино авылы кешесе Ефремова Анна Николаевнаны 90 яшьлеге белән котлады һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К. Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырды.
Кыргызстанда Анна Николаевна кияүгә чыга, өч бала таба, аның дүрт оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. 1990 елда Анна Николаевна туган ягы Лебедино авылына кайта. Ул күп кенә бүләкләргә һәм грамоталарга ия.
Хәзерге вакытта ул – I төркем инвалид, балалары һәм оныклары белән яши. Алар әниләре һәм әбиләре турында уңган, мәрхәмәтле, кайгыртучан кеше буларак мактап сөйлиләр.