2018 елның 19 гыйварында көндезге 2 дә Алексеевск муниципаль районы Родники авыл җирлеге Советы залында (Родники авылы, Совет урамы, 3 нче йорт) Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Родники авыл җирлегенең генераль планы проекты һәм аны дәлилләү материаллары буенча халык алдында тыңлаулар булачак.
Танышу өчен Алексеевск муниципаль районы сайтында (http://alekseevskiy.tatarstan.ru) шәһәр төзү бүлегендә генераль планның проекты урнаштырылган.
Генераль планның проекты буенча тәкъдимнәр һәм дәгъвалар Алексеевск муниципаль районы, Родники авыл җирлеге Советында кабул ителә. Адрес: Родники авыл җирлеге, Родники авылы, Совет урамы, 3 нче йорт, телефон 3-14-49