ТР Хисап палатасы хезмәткәрләре Алексеевск приюты балаларына Яңа ел алды бәйрәме бүләк итте

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

“Кайгырту” приютында Яңа ел утреннигы узды, аны балаларга Татарстанның Хисап палатасы хезмәткәрләре бүләк итте.

Казан кунаклары малайлар һәм кызларны бик матур тамаша белән сөендерделәр. Аның азагында приютта тәрбияләнүчеләр татлы бүләкләр һәм уенчыклар алдылар.

Бәйрәмнән соң Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов приют директоры Ирина Байковага күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен Рәхмәт кәгазе һәм бүләк тапшырды.

Шулай ук  “Кайгырту”  директорына Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Мөбәрәкшин Рәхмәт хаты тапшырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International