Россиядә ана капиталын ташламалы ипотекага беренче кертем итеп кулланырга рөхсәт иттеләр

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

Россиядә ана капиталын 2018 елдан гамәлгә керәчәк 6 процентлы ставка белән ташламалы ипотекага беренче кертем итеп кулланырга рөхсәт иттеләр. Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдерде.

Шулай ук мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә ана капиталыннан түләү мөмкин, элек бу балага өч яшь тулгач кына рөхсәт ителә иде, дип искәртте Топилин.

Ана капиталы икенче һәм аннан соңгы балалар өчен түләнелә. Хәзер аның күләме 453 мең сум тәшкил итә, 2020 елда бу сумманы 471 сумга кадәр арттыру планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International