Чәршәмбе көнне Лебедино авыл мәдәният йортында тузган торактан күчүче 12 гаиләгә фатир алуга сертификатлар тапшырдылар.

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Биредә алты гаилә икешәр фатирлы өйләргә күчәчәк. Элегрәк әлеге гаиләләрКооператив урамындагы 9 нчы йорттагы 16 фатирлы өйдә яшәгән. 2011 елда өй  тузган дип табылган. Элегрәк әлеге өйдә яшәгән  гаиләләрнең бер өлеше Алексеевскига күчеп киткән.

Яраксыз тәрәзә рамнары, стеналардагы ярыклар, ватылган тәрәзәләр һәм баскычлар, канализациянең булмавы – болар әле Солтановлар гаиләсе яшәгән өйдәге җитешсезлекләрнең тулы булмаган исемлеге генә.

– Кыш көне бик салкын була, без өс киемнәребезне салмыйча йоклый һәм өйдә киез итекләр киеп йөри идек, – дип сөйли яңа өйгә күчүчеләрнең берсе Римма Солтанова. – Баштарак мәлләрдә  бөтен уңайлыклары булган, иң мөһиме, яңа өйгә күчәчәгебезгә ышанып та бетмәдек. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, район җитәкчелегенә һәм Дәүләт торак фондына зур рәхмәт.

 Римма Солтанова 42 кв. метрлы элеккеге фатирларында гаиләсе белән 27 ел яшәүләрен әйтә.  Ул Лебедино мәктәбендә җыештыручы булып эшли, аның өч баласы һәм ике оныгы бар.

 Яңа өйләрдә һәр гаилә 42 кв.метрлы икешәр бүлмәле фатирларда яши. Әзер фатирларда аерым җылыту системасы, канализация һәм кайнар су бар. Моннан тыш, һәр гаиләгә 10 сутый мәйданлы каралты-тирәсе җирләре тиеш.

 Сертификатлар тапшыру авыл кешеләре өчен чын бәйрәмгә әйләнде. Алар өчен концерт һәм яңа өйләр төзүнең барышы турында сөйләүче зур булмаган фильм күрсәтелде.

Яңа өйгә күчүчеләргә  сертификатларны район башлыгы Владимир Козонков тапшырды һәм ул бәхетле торакка ия булучыларга чәй сервизлары бүләк итте.

Тантаналы өлештән соң башлык башкарма комитет җитәкчесе, өйләр төзүгә кураторлык итүче Дамир Гыйләҗев белән  бергә кайбер яңа өйгә күчүчеләргә кунакка килделәр. Яңа объектларны төзүчеләр дә карады. Мисалга, “Керамика-Маркет” директоры Алексей Банницин һәм республикабыз Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды вәкилләре дә кунак булды.

Кунаклар иң беренче Ольга Корниловага килде. Хуҗабикә аларны ачык йөз белән каршы алды һәм аларга өен күрсәтте.

– Мин шартлардан канәгать, бар да матур, заманча итеп эшләнгән. Иң мөһиме, җылы һәм урын җитәрлек, барысы да бик ошый, – дип безнең белән шатлыгын уртаклашты Ольга.

Өйнең инвесторы һәм төзүчесе – республикабыз Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Техник заказчы – “Главинвестстрой” дәүләт казна учреждениесе, подрядчы – “Керамика-маркет” ЧҖҖ.

Бүгенге көндә 2017 ел башланганнан бирле Татарстан буенча 7619 фатирлы 157 өй, шулардан Алексеевск районында 20 фатирлы 8 өй төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International