Айрат Хәйруллин: “Бүген базарны чит ил коры сөте кысрыклап чыгара”

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

2017 елның гыйнвар-октябрендә авыл хуҗалыгы оешмаларында13,1 млн. тонна(+3,5%,  2017 елда – 12,6 млн. тонна) сөт җитештерелде, дип хәбәр итә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

 Сөтне иң күп арттыруга Белгород, Свердловск, Воронеж, Киров, Калуга өлкәләре һәм Татарстан Республикасы иреште.

 Сөт җитештерүчеләрне, уңай җитештерү динамикасы  түбән сатып алу сәләте җирлегендә артыгын җитештерүгә китермәсме, товарлык сөткә бәяләр төшмәсме, авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырыс эчке көндәшлек белән очрашмасмы? дигән сораулар борчый.

Хәлгә РФ Дәүләт Думасы депутаты, аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин болай дип җавап бирә:

– Илнең бөтен авыл хуҗалыгы җитештерүчесе вәгъдә ителгән сөт интервенцияләре башлануын көтте. Ни кызганыч, алар булмады. Гәрчә Дәүләт Думасы тиешле закон кабул итсә һәм бюджетта моңа акча каралган булса да. Нәтиҗәдә  бу елның җәеннән алып, безнең төбәкләрдә сатып алу бәяләре моннан бер ел электәгедән  литры 1,5-2 сумга кимрәк, ә бит бөтен кулланыла торган ресурслар кыйммәтләнде. Мәсәлән, электр уты – 18% ка, дизель ягулыгы  дүрттән бер өлешкә. Чыгымнар артты, хезмәт хакы күтәрелде, ә чимал сөт арзанайды. Бу сөт җитештерүчеләр өчен начар. Тармакның инвестицион җәлеп итүчәнлеге кими. Бүген базарны чит ил коры сөте кысрыклый. Нәтиҗәдә Россиянең коры сөт һәм май җитештерүче сөт эшкәртүчеләре  үз продукцияләренә бәяләрнең кимүе аркасында чиктән тыш авыр хәлдә яшиләр.

 Үз продукцияләрен җәй көне сатып алынган сөттән сатучы барлык коры сөт һәм май җитештерүчеләр дә диярлек зыянны билгелиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International