Сак булыгыз: котыру авыруы

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Котыру авыруы – ахыры үлемгә китерүче куркыныч вируслы авыру. Аны тудыручы вирус үзәк нерв системасын зарарлый һәм баш, арка миендә, төкерек бизләрендә – авыру терлекләр һәм кешеләр селәгәендә була.

 

Хәзерге вакытта котыру авыруын авыру кыргый хайваннар йоктыра, әмма кешегә этләр һәм мәчеләр дә куркыныч тудырырга мөмкин, чөнки кешеләр үлеме күпчелек очракта котыру авыруы белән авыручы йорт хайваннары тешләве нәтиҗәсендә дә килеп чыга.

Хайваннардан кешегә инфекция тешләү нәтиҗәсендә генә түгел, ә барыннан да бигрәк зарарланган тән катламына төкерек эләгүдән дә күчәргә мөмкин. Шунысын да истә тотарга кирәк, зарарланган хайваннар клиник билгеләр күренә башланганчы 7-8 көн эчендә вирус бүлеп чыгара башлый, битне һәм кул чугын тешләгәндә аеруча куркыныч.

Тешләүләргә дучар булган кешеләрнең 40%тан артыгын (котыру авырулы хайваннар тарафыннан) 15 яшькәчә балалар тәшкил итә  (нәкъ менә алар курыкмыйча хайваннар белән уйныйлар).

   

Этләр һәм мәчеләр күзәтүсез, сукбай булып йөрмәсеннәр өчен хайваннарны асрау кагыйдәләрен үтәргә кирәк:

 – хайваннар районның дәүләт ветеринария учреждениесендә теркәлгән булырга һәм ел саен котыру авыруына каршы прививка ясалырга тиеш, котыру авыруына каршы прививкалар бушлай ясала;

– этләрегезне җәмәгать урыннарында борынчыксыз һәм баусыз йөртмәгез;

– терлек авырганда һәм аеруча да котыру билгеләре күренгәндә (күп итеп селәгәй акканда, йоту кыенлашканда, көзән җыерганда) тиз арада якындагы дәүләт ветеринария учреждениесенә мөрәҗәгать итегез. Үзегез генә дәвалау белән  шөгыльләнергә тырышмагыз;

– әгәр дә сезнең хайваныгыз кешене тешләгән икән, зыян күрүчегә үз адресыгызны хәбәр итегез, хайванны карау һәм күзәтү өчен ветеринария табибына алып килегез. Кешене тешләгән эт яки мәче карантин узарга тиеш. – эт яки мәче авырып киткән очракта аны тоткарларга (тотарга), аңа кагылган хайваннар булу-булмавын ачыкларга һәм изоляцияләргә.

– үзеңне котыру авыруыннан саклау өчен кыргый хайваннар белән бәйләнешкә керүдән тыелырга, кыргый хайван үләксәсенә якын килмәскә (җыймаска), чит эт һәм мәчеләрне тотмаска кирәк. Әгәр дә туры килә икән инде, кулларны яхшылап сабынлап юып, тиз арада табибка – дөрес диагноз кую өчен яшәү урынындагы хирургка мөрәҗәгать итү кирәк. Медицина ярдәме сорап вакытында мөрәҗәгать иткәндә генә котыру авыруы белән чирләүдән сакланып калып була. Прививканы вакытында ясату – авырудан саклануның бердәнбер чарасы! Әлеге прививканың нәтиҗәлелеге медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү вакытына бәйле.

Шуңа игътибарны түбәндәгеләргә юнәлтәсебез килә, котыру авыруына каршы прививка, медицина иминияте полисы булу-булмауга бәйсез рәвештә, бушлай ясала.Практикада “Внуково-32“ штаммыннан булган антирабик вакцина кулланыла (иммунитет барлыкка китерә). Табиб билгеләвен тулы күләмдә башкару зарур! Тагын бер кат кабатлап әйтәбез, табибка үз вакытында мөрәҗәгать иткәндә генә нәтиҗә уңай булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International