Гражданнарны кабул итү

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

2017 елның 17 ноябрендә «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе рәисе Д.А. МЕДВЕДЕВның Татарстан Республикасындагы төбәк җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә» (Казан шәһәре,  К.Маркс урамы, 31/7 нче йорт) Татарстан Республикасында «ӨЛКӘН БУЫН»  федераль партия проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча гражданнарны тематик кабул итү булачак. Кабул итү кысаларында Татарстан Республикасында пенсия белән тәэмин итү,  пенсия яшендәге кешеләр өчен социаль, медицина һәм башка хезмәтләрнең арзан һәм сыйфатлы булу, мәшгульлек, белем бирү программаларына керү һәм өлкән буынның актив һәм озак яшәве өчен шартлар тудыру мәсьәләләре буенча аңлатмалар алырга мөмкин.

 Халык белән «ӨЛКӘН БУЫН» проектының төбәк координаторы, Татарстан Республикасы буенча “Россия  пенсионерлары берлеге” Бөтенроссия җәмәгать оешмасының төбәк бүлекчәсе идарәсе рәисе Любовь Николаевна Мишина,   Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Яфас улы Вафин, Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Ивановна Абдреева, сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Фатыйх кызы Яркәева, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе социаль иминиятләштерү фондының төбәк бүлекчәсе вәкиле, шулай ук  Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәгенең башкару директоры Дмитрий Сергеевич Романов очрашачак.

 Кабул итү иртәнге 10 нан көндезге 1 гә кадәр үткәреләчәк. Адрес: Казан шәһәре,  Карл Маркс урамы, 31/7 нче йорт.

8(843) 238–10–00, 279–25–99 телефоннары буенча кабул итүгә алдан язылырга һәм өстәмә мәгълүмат алырга яки партиянең Алексеевск җирле бүлекчәсенә  мөрәҗәгать итәргә мөмкин (Алексеевск штб.,  Совет мәйданы,  4 нче йорт, тел. 2-40-94)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International