Татьяна Воропаева парламент дәресендә катнашты

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

2017 елның 23 октябрендә ТР Конституциясенең 25 еллыгына багышланган  “Татарстан Республикасы Конституциясе: 25 еллык тарих” темасына парламент дәресе үткәрелде.

 сыйныфында дәресне 1 нче Алексеевск урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Барсукова Л.Н. үткәрде.

Дәрестә кунакта  ТР Дәүләт Советы депутаты Воропаева Т.В.,  социаль сәясәт буенча комитет рәисе урынбасары, муниципаль район башлыгы урынбасары Белова Г.В., 1 нче Алексеевск урта мәктәбе директоры Белова Е.П., мәгариф методисты Осянина Л.Г. булды.

Дәреснең максатлары:

–  укучыларның Конституциянең асылы һәм әһәмияте, гражданинның хокуклары һәм иреге турындагы күзаллавын тирәнәйтү;

–  укучыларда гражданлык шәхси сыйфатлар, үз Ватаннарына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү;

– хокук культурасын, патриотизм һәм гражданлык үзаңны үстерү, укучыларның тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштыру

Дәрес фән-рольле  уен рәвешендә узды, эш  төркемнәр буенча оештырылды. Чара барышында Татьяна Воропаева дәрестә актив катнашты, ә соңыннан укучыларның сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International