Укытучылар көне алдыннан район мәдәният йортында педагогларны хөрмәтләделәр

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Чәршәмбе көнне, 4 октябрьдә, сәхнәдә гомерләренең берничә дистә елын яшь буынны укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган кешеләр исеменә котлаулар яңгырады.

Педагогларны район башлыгы Владимир Козонков, башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, аның урынбасары Николай Чурин, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Людмила Кирюхина, Биләр мәктәбенең элеккеге директоры Любовь Стукало һәм пенсия фонды начальнигы   Гөлкәй Әхмәтова котлады. Матур концерт номерлары залны тутырып утырган район укытучылары өчен әйбәт бүләк булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International