Срогы чыккан ашамлык яки товар сатып алсагыз, нишләргә, аны ничек кире тапшырырга?

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Кибет киштәләрендә срогы чыккан товар ятарга тиеш булмаса да, практикада мондый нәрсәдән беркем дә хали түгел. Супермаркетларда һәм кибетләрдә яраклылык сроклары чыккан ашамлыкларны, кагыйдә буларак, баштарак сатарга тырышалар, күренеп торган урынга куялар, ә аннары вакытында җыеп алмаска мөмкиннәр. Без сезгә шулай да игътибарсызлыгыбыз аркасында кулланырга яраксыз товар сатып алган очракта сатып алучыга нишләргә кирәклеге турында сөйләрбез.

Барыннан да элек, товарны кибеткә кире кайтарудан курыкмагыз. Әлеге очракта “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы закон сезнең якта. Закон буенча кулланучы товарда берәр нинди җитешсезлекне күреп алса, товарын шундый ук маркадагыга алмаштыруны яки акчасын кире кайтаруны таләп итә ала. Шулай да була: товарның срогы чыкмаган, ә бозылган. Бу да, әгәр аны сатар алдыннан дөрес сакламаган булсалар, кире кайтару һәм алмаштыру өчен сәбәп булып тора.

Кулланучылар хокукларын белү тавыш чыгамыйча гына үз позицияңне  “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Законның  25 нче маддәсе нигезендә  кулланучының товар, касса чегы яки товар өчен акча түләгәнлеген раслаучы башка документы булмау аны шаһитлар күрсәтмәсенә таяну мөмкинлегеннән мәхрүм итми. Шулай булгач, әгәр кибеткә ялгыз гына бармаган булсагыз, бу эшкә булышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International