“Бердәм Россия” партиясенең Алексеевск җирле бүлекчәсе Алексеевск шәһәр җирлеге депутатлары һәм район яшьгвардиячеләре арасында иптәшләрчәфутбол матчы оештырып үткәрде.
Мондый спорт бәйгесе өченче ел рәттән үткәрелә инде һәм Алексеевск районы өчен традициягә әйләнде. Кырда тупка ия булу өчен кызу көрәш барды. Спорт дәрте кайнады. Ләкин көрәш тигез булды. Командалар кискен мизгелләрне уңышлы үтеп, көндәшләренең һөҗүмен җиңел генә кире кайтардылар. Йомгаклау исәбе 2:2 булды.