Нәрсә ул кайгырту?

2017 елның 8 сентябре, җомга

2017 елның  6 сентябрендә “Бергәләп булдырабыз” проекты кысаларында Алексеевскиның “Кайгырту” приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Нәрсә ул кайгырту?” дигән темага әңгәмә үткәрделәр.

Без “кайгырту” сүзен дусларыбыздан, туганнарыбыздан еш ишетәбез, ләкин аның башка кешеләр турында кайгыртуның, аларга игътибар бирүнең, булышуның, саклауның нәрсә икәнен кайчак аңлап бетермибез.

Бер көнне балалар янына кунакка аю килде. Аю әнисен шатландырырга теләп, бәйрәм табыны әзерләргә булды. Ә ул моны булдыра алмады. Балалар аңа бәйрәм өстәле әзерләргә булыштылар. Бу уен вакытында алар картиналар ярдәмендә әниләренә, әбиләренә, әтиләренә һәм бабайларына ничек булышулары турында сөйләделәр. Нәтиҗәдә гаиләдә барысы да бер-берсе турында кайгырталар, дигән карарга килделәр. Алар шулай ук приютта өлкәннәргә ничек булышлары турында да сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International