Михаил Бабич Татарстан Республикасына эш сәяхәте белән килде

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

2017 елның 4  сентябрендә Болгар шәһәрендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич  Болгар Ислам академиясен ачуда катнашачак.

Болгарда  федераль дәрәҗәдәге Ислам академиясен үстерү 2013 елның 22 октябрендә Уфада булып узган милләтара мөнәсәбәтләрне үстерүдә РФ Президенты каршындагы Совет йомгаклары буенча Россия Федерациясе  Президенты Владимир Путинның  Ислам белем бирү системасының өч баскычын үстерү өчен шартлар тудыру турындагы йөкләмәләренә туры килә.

2015 елда Болгар Ислам академиясен булдыру проектын Россия Федерациясе  Президенты Владимир Путин хуплады. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Болгар Ислам академиясен булдыру һәм Казан   изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру турында"гы  4 ноябрь, 2015 ел, УП-1066 санлы Указ кабул итте.

Академиядә шулай ук Тулы вәкаләтле вәкил Михаил Бабичның  милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игор Баринов һәм эчке сәясәт буенча РФ Президенты Идарәсе начальнигы урынбасары Михаил Белоусов белән очрашуы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International