О поселении

ҖИРЛЕК ТУРЫНДА

 

 

Алексеевск муниципаль районы Урманасты Шонталы  авыл җирлеге

1. Урманасты Шонталы авыл җирлеге территориясе  составына халык саны 01.01. 2022 га булган мәгьлүмат буенча  450 кеше  ,хуҗалыклары 178 булган ике торак пункт керә;

Урманасты Шонталы авылы -288 кеше,

Арбузов Баран авылы-135 кеше

2. Милли состав түбәндәгечә :

татарлар-64%

руслар-30 %

 башка – 6%

3. Территориянең мәйданы 11473 гектар тәшкил итә. Урманасты Шонталы авыл җирлеге Биләр, Зирекле ,  Зур Полянка,Родники,Югары Татар Майнасы авыл җирлекләре , Чистай муниципаль районы белән чиктәш.

4. Урманасты Шонталы авыл җирлеге территориясендә җитештерү эшчәнлеген инвестор «Ясная Поляна» ҖЧҖ  (төп эшчәнлек юнәлешләре – терлекчелек һәм үсемлекчелек), «Нива» ҖЧҖ (терлекчелек, бөртеклеләр үстерү) башкара. Калинин А.С.ның  «Нектар» крестьян-фермер хуҗалыгы бар.

5. Кыскача тарихи белешмә :

Урманасты Шонталы авыл җирлеге территориясенең һәр торак пунктының үз тарихы, үз традицияләре бар, биредә ачык йөзле,эшчән, игелекле кешеләр яши. Табигате уңайлы, җире уңдырышлы, нигездә кара туфраклар өстенлек итә. Һәр торак пункт  урманнар белән уратылган.

Борынгы заманнарда болгарлар Кама һәм Идел ярларына күчкәч, яхшы һәм уңайлы яшәү урыннары табарга өметләнеп, елга буйлап урман тирәнлегенә үтеп кергән.

Хәзерге Урманасты Шонталасы авылыннан ике километр ераклыкта алар яшәү өчен уңайлы урын тапканнар. Тормыш үз чираты белән барган. Кешеләр металл эшкәртү, тире эшкәртү, сөякләрне эшкәртү белән шөгыльләнә, балчык һәм агач савыт-саба ясый башлыйлар.

Аларның иң төп һөнәре-агач эшкәртү. Урман халык өчен тормыш чыганагы була.

Бер чишмә янында карт һәм куәтле тал үскән, халык аңардан курка һәм шомлана торган булган. Аңа бүләкләр алып килгәннәр, корбанга  мал-туар суялар, аның янында төрле татар халык йолаларын үткәрәләр. Мәсәлән:" Яңгыр теләге " ( Прошение дождя). Шуның аркасында Урманасты ( Подлесная) Шомлы Таллысы (куркыныч тал үсә торган авыл) дип атала. Соңрак Подлесная Шентала  (Урманасты Шонталасы) дип атала башлый.

1994 елның 19 декабрендә Урманасты Шонталасының 11 йортында беренче, зәңгәр утлар(газ) кабынды. 2002 елдан яңа мәчет авылны бизәп тора башлады. Мәчет авыл халкы һәм Алексеевск районының игелекле кешеләре ярдәме белән төзелгән. 2003 елда 1 сентябрьгә Урман Асты Шонталасы торак пунктына яңа асфальт юл салынды.

2002 елда Арбузов Баранда  яңа клуб төзелде. 2008 елда Арбузов Баран авылында яшәүчеләргә шатлык килде-авылның үзәк урамына асфальт түшәлде.

 

Казан губернасының Спас өязе Арбузов Баран авылы отставкадагы генерал Арбузовныкы була.

Арбузов  Баран  Алексеевск район үзәгеннән 36 чакрым ераклыкта урнашкан. Авыл "Изге Чишмә"дән 2 километр ераклыкта тарихи урыннарда урнашкан. Бу урыннар элеккеге Бутлеровка авылында танылган галим химик Бутлеров А. М. ( 6.09.1828 – 12. 09. 1876) утары булуы белән дә билгеле.

Арбузов Баран авылында танылган химик Арбузов Александр Ерминингильдович туа. Ул фосфорорганик кушылмалар төзүче, химия фәнендә яңа юнәлеш булдыручы буларак танылган.

Биләр районының Урманасты Шонталы авыл Советы 1918 елда оештырыла һәм ТАССР хезмәт ияләренең Биләр район Советы башкарма комитетына буйсына.

1963 елга кадәр Биләр авыл советы Биләр районында  була. 1963 елда Чистай районына карый.1964 нче елдан Алексеевск районына карый.

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 14 июне, 15:53

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International