Лента новостей Отдела образования

Семинарның темасы –  “2018-2019 нчы уку елында татар телен дәүләт теле буларак укытуның актуаль проблемалары”

Агымдагы елның 17нче сентябрендә 1нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында районыбызның Мәгариф бүлеге, Мәгарифне үстерү институты белән берлектә, татар теле һәм әдбияты укытучылары өчен семинар үткәрде. Семинарның темасы –  “2018-2019 нчы уку елында татар телен дәүләт теле буларак укытуның актуаль проблемалары”.    

     Семинар барышында МҮИның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова укытучыларны заманча оештырылган татар теле һәм әдәбияты дәресләренә таләпләр, укучыларның дәрестән тыш эшчәнлекләрен оештыру мәсьәләләре белән таныштырды. Рәсимә Равил кызының чыгышыннан куренгәнчә, бүгенге көндә татар теле дәресләре укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру һәм үстерүгә юнәлдерелгән, ә өй эшләре укучыларны кызыксындырырлык һәм бала үз көче белән эшләп чыга алырлык  булырга тиеш.

     Семинар барышында, татар теле һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләреннән тыш, укытучыларның аттестациясе һәм предмет буенча укытучыларның компетенциясен бәяләү апробациясе мәсьәләләре дә күтәрелде. Тулаем семинар эчтәлекле һәм укытучылар өчен эш юнәлеше алуда бик файдалы булды.

 

 

Соңгы яңарту: 2018 елның 18 сентябре, 09:54

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International