О поселении

Алексеевск муниципаль районы Лебедино авыл җирлеге

1.Лебедино авыл җирлеге башлыгы-Тюкарев Юрий Иван улы.

2. Юридик адрес: 422906, Алексеевск районы, Лебедино авылы, Кооператив ур., 3 йорт телефон: 3-21-41

3.Торак пунктлар, аларда яшәүчеләр саны:

Лебедино авылы-505 кеше;

Новоспасск авылы -228 кеше;

Березовая Грива авылы -48 кеше.

4. Хуҗалык субъектлары: «ВАМИН Татарстан »ААҖ, «Ясная Поляна»ҖЧҖ.

5.Авыл җирлегенең мәйданы-29941 га

6. Халыкның милли составы: руслар -68,2%; татарлар -24,7%; чувашлар-4,8%; башкалар-1,9%.

7. Тарихи белешмә: 

Сластиха, Лебедино авылы да.

1723 елда Н. Г.Змиев тарафыннан яңа  чукынган Казиле  кешесе И. С. Тимофеев-Смайловтан   кызыл елганың өске өлешедәге буш җирләр сатып алына,соңыннан шунда Яңа Лебедино(хәзер Сластиха-Лебединоның бер өлеше) авылын урнаштыра.

Н. Г.Змиев вафатыннан соң, 1729 елда Лебединога 62 ел гомерен биргән кызы Д. Т. Толстойга эләгә, хуҗабикә 1791 елда вафат була. Мәрхүм васыятьнамәсе буенча авыл аның улы Коллеж киңәшчесе Л.В. Толстойга күчә. 1863 елда аның вафатыннан соң алпавытлар белән бергә сөйләшеп  Лебедино җире Толстойлар  гаиләсендәге уртанчы абыйсы-корнет Петр Павлович милке була. Бер елдан соң ул үзенең утарын Лебедино-Сластиха авылыннан   бер ярым чакрым ераклыктагы Левашовога алып чыга һәм үзенең утарын “Затишье” дип атый.

Яңа Спас, Кадыкүл авылы да.

Бу җирне 1721 елда Змиев поручик Н.Н. Кудрявцевтан сатып ала. Крестьянарны  Змиев, башка  башка биләмәләреннән күчерә. 1734 елда ул гыйбадәтханә  төзи.

Бу чиркәү хәзердә тора.

1812 нче елның бүлү акты буенча Яңа Спас авылы алпавытлар Сафонов һәм Толстойга эләгә.

 Березовая Грива авылы

18 гасырның беренче яртысында нигез салына, әкренләп 19 гасырның икенче яртысында шактый  үсеп, Березовая Гривада  инде 200 йорт исәпләнә.

Аеруча  1902 елда төзелгән һәм Никольск чиркәве дип аталган чиркәү тарихта аерым урынны алып тора. Ул Петербург сәүдәгәре Д. В. Пошехонов һәм Чистай сәүдәгәре Векшин акчасына төзелгән. Ул вакытта   254 хуҗалык булган, 1031 кеше яшәгән.

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 16 июне, 15:36

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International