Алексеевскида автотавыш буенча булып узган ярышлардан хисләр һаман да сүнми әле

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

13 августта  Мәйданда гадәти булмаган чара булды, анда республиканың иң каты тавышлы автомобильләре җыелды. Автотавыш буенча ярышлар Татарстанның барлык почмакларыннан һәм күрше өлкәләрдән биш йөзгә якын  көчле музыка яратучыларны җыйды.

Аларны карарга берничә йөз алексеевскилы һәм район кунаклары килде. Бу көнне асфальт мәйдан музыкаль карнавалга әйләнде, чөнки мәйданчыкның периметры буенча урнашкан автомобильләрдән төрле жанрдагы җырлар һәм музыка яңгырады. Бер-берсен бик авырлык белән генә ишеткән тамашачылар  теге яки бу автомобильнең ишекләре колонкалар белән тулуын, ә багажниктагы урыннарны тулысынча тавыш көчәйткечләр һәм сабвуферлар  алуын күрә алдылар

Россиянең автотавыш буенча чемпионнарының автомобильләре гаять зур кызыксыну уятты, аларның тавышлары барлык башка автомобильләрнекен басып китте. Казаннан «Мазда» салонында утыручы кызның динамикалардан чыккан һава агымыннан чәчләре, чын мәгънәсендә, үрә торды.

Автобәйрәмнең икенче өлешендә тавышның көчлелеге үлчәнде, аны Алексей Булыгин үлчәде. Катнашучылар төрле категорияләрдә булсыннар  өчен атаклы «тавышчы»лар зачеттан тыш чыгыш ясадылар.  Безнең Алексеевск автомобильчеләре  җиңә алмадылар.

Ярышларны оештыручы Дамир Җиһаншин, моның кадәр катнашучыны республикада беркемнең дә  җыя алганы юк әле, диде:

- Кагыйдә буларак, зур шәһәрләрдә генә үткәрелүче мондый чаралар бездәгедән азрак машина җыялар. Әйтергә кирәк, без рекорд куйдык! Алексеевскига бөтен республикадан 50 гә якын автомобиль килде. Тамашачылар күп иде, өстәвенә  кешеләр гаиләләре белән килгән  иделәр. Болар бу юнәлешнең яшьләргә кызык икәнлеге турында сөйли.

Шуның өстенә район бизнесы да кызыксыну күрсәтте, мәсәлән, «Эдем» үзенең сәүдә палаткасын куеп, камыр ризыклары һәм алкогольсез эчемлекләр сатты, ә эшмәкәр Андрей Егоров барлык катнашучыларга   үз автокибетеннән сертификатлар тәкъдим итте.

Җиңүчеләргә призларны Казанның «Balalaika116» автотавыш студиясе  тәкъдим итте. Мондый чаралар даими төстә үткәрелер һәм алексеевскилыларда яклау табар, дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International