Зур Тигәнәледән" Ел хатын-кызы"

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Зур Тигәнәледә яшәүче хатын-кыз «Ел хатын-кызы.Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсында иң яхшылар рәтенә керде. 

Гөлсирә Хәмәтшина «Өченче яшь  героинясы» номинациясендә җиңү яулаган өчен бүләкләнде.

Казанда « Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»республика конкурсының нәтиҗәләрен чыгардылар. Бүләкләү тантанасы Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узды. Җиңүчеләрне һәм призерларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Алар арасында Зур Тигәнәле авыл җирлегенең беренчел ветераннар оешмасы рәисе Гөлсирә Сәгыйровна Хәмәтшина да бар иде (фотода уңнан дүртенче).

Ул «Өченче яшь героинясы»номинациясендә җиңде. Бүләкне аңа Россия Герое Иван Додосов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International