Алексеевскида урта белем бирүче уку йортлары укучылары арасында чаңгы узышлары буенча ярышларның зона этабы узды

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Алексеевскида урта белем бирүче уку йортлары укучылары арасында чаңгы узышлары буенча ярышларның зона этабы узды
Спартакиадада катнашучылар чаңгыда ирекле стиль белән 3 яки 5 км дистанцияне үтәргә һәм спринт йөгерергә тиеш иделәр.
Ярышларда Алексеевск, Саба, Арча, Нурлат, Әтнә, Чүпрәле, Лаеш, Апас, Буа, Аксубай районнары командалары катнашты.
Ярышлар ике көн дәвам итте. Беренче көнне катнашучыларга  ирекле стильдә кызларга 3 км һәм   егетләргә 5 км дистанцияне үтәргә туры килде. Икенче көнне спортчыларны 1400 һәм 1600 метрга спринт көтте.
Ярышларның баш судьясы Севодин Сергей балаларга спортка омтылулары өчен рәхмәт белдерде, чаңгычылар һәрвакыт югарыда булдылар һәм киләчәктә дә җиңүләргә ирешеп, бу традицияне сакларга кирәклеген билгеләп үтте.
Юеш кар һәм  плюслы һава торышы спортчыларга яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә комачауламады.
Беренче һәм икенче көн нәтиҗәләре буенча, шулай ук гомуми зачет нәтиҗәләре буенча, ярышларда катнашучылар кубоклар, грамоталар һәм призлы урыннар белән билгеләп үтелде.
Алексеевск аграр көллияте икенче зонаның гомумкоманда зачетында икенче урынны алды. Шулай ук билгеләп үтелделәр:
Корнева Анна- икенче зонада 3 урын, 3 км дистанция һәм икенче зонада 3 урын, спринт;
Иванов Андрей -икенче зонада 3 урын, 5 км дистанция;
Устинов Даниил- икенче зонада 1 урын, 5 км дистанция һәм икенче зонада 1 урын, спринт.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм март ахырында Казанда узачак чаңгы ярышлары буенча спартакиаданың финал ярышларында лаеклы нәтиҗәләр күрсәтүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International