1 гыйнвардан «минималка» 14 мең сумга якын булачак

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

1 гыйнвардан «минималка»

14 мең сумга якын булачак

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләме аена          13 890 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.

Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү төзелде, аның нигезендә 2022 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена 16 700 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнә.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында» Федераль закон нигезендә билгеләнә (ягъни 2022 елның 1 гыйнварыннан аена 13 890 сум күләмендә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International