Алексеевскида «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыру дәвам итә.
«Алексеевскдорстрой» хезмәткәрләре ишегалды территорияләрен төзекләндерү кысаларында Комсомольская урамындагы 41-нче номерлы йорт ишегалдында асфальтның беренче катламын җәйделәр. Шулай ук предприятие хезмәткәрләре Октябрьский тыкрыгының 1 нче номерлы йорты территориясен асфальтладылар. Шунда ук автомобильләр өчен парковка да барлыкка килде. Шулай ук Президент программасы ярдәмендә бу урамдагы беренче һәм икенче йорт арасында Куйбышев урамына кадәр юл асфальтланды. Халык күп яши торган әлеге микрорайонда яшәүчеләр әлеге участокны ремонтлауны күптән сораган иде. Программа кысаларында эшләр дәвам итә.