Татарстанда автоинспекторлар автомобиль ватылу сәбәпле, трассада туңган өлкән яшьтәге парга ярдәм иткән

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясенә юл-патруль хезмәте инспекторлары адресына рәхмәт белдерүләрен дәвам итәләр

 

 

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенә хатын-кыздан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының махсус юл-патруль хезмәте батальоны инспекторларына полиция өлкән лейтенанты Ирек Миңнәхмәтов һәм полициянең кече лейтенанты Салават Һидиятуллинга рәхмәт сүзләре белән видеомөрәҗәгать килде.

Казан – Оренбург автоюлының 22 нче чакрымында юл-патруль хезмәте инспекторлары юл читендә авария сигнализациясе куелган автомобиль торуын күрәләр. Транспорт чарасы янында өлкән яшьтәге пар була. Автоинспекторлар хәлне ачыклау өчен тукталалар. Ир-ат автомобильнең хәрәкәт вакытында читкә «чыгара» башлавын сөйли. Шул чакта ул машинаны йөрү өлешенә туктата, автомобильне карап чыга һәм шинаның зыян күрүен күрә. Пенсионер көпчәген мөстәкыйль рәвештә сәламәтлекләренә бәйле проблемалар аркасында алыштыра алмый. Моннан тыш, урамда утыз градуслы суык була.

Автоинспекторлар, ватылган тәгәрмәчне запаска алыштырып, техник җитешсезлекне бетерергә булыштылар. Ирле-хатынлы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр һәм юлларын дәвам иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International