Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил ярдәмендә «Деловорот» (https://ttt.me/delovorot) telegram-каналы булдырылган.
Каналның эш максаты Татарстан Республикасы эшмәкәрләре белән турыдан-туры аралашуны җайга салу.
Каналга язылучылар дәүләт ярдәменең яңа чаралары турында беренчеләрдән булып белә һәм компетентлы аңлатмалар ала, алардан ничек файдаланырга, шулай ук эшкуарлар эшчәнлегенә турыдан-туры кагылган законнардагы соңгы үзгәрешләр турында мәгълүмат алалар.
Каналда даими рәвештә сораштырулар, тавыш бирү, мәгълүмат бирү уздырыла:
Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты сезгә әлеге коммуникация ресурсын кулланырга киңәш итә.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен элемтәләр:
8 (84341) 2-3-94/ 7 (917) 874-04-13 (сот) - Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге - Н.Н. Панишева.