Синең кешеләрең, район

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

2020 елның 20 маенда үзенең 90 яшьлек юбилеен тыл хезмәтчәне, Алексеевск бистәсендә яшәүче Галкин Николай Семенович билгеләп үтте. Николай Семеновичка Россия Федерациясе Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, бүләк, азык-төлек пакеты һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы С.А.Демидовтан котлау открыткасы тапшырылды.
Галкин Николай Семенович Алексеевск районының Бурцево авылында күп балалы гаиләдә туа. Кечкенә чагында Николай Семенович, әти-әнисе белән бергә, Алексеевск районының Лебяжье авылына күченә. 5 сыйныфны тәмамлый һәм 1945 елда аның хезмәт эшчәнлеге башлана. Зурлар белән беррәттән «Россия» колхозында эшли. Эш төрледән-төрле: колхоз сыерлары өчен печән чаба, үгезләр белән басу сөрә. 1950 елда армиягә алына. 1953 елда Николай Семенович өйләнә. «Россия» колхозында тракторчы һәм комбайнчы булып эшләвен дәвам итә. Хатыны Анна Ивановна белән бергә 2 кыз - Валентина белән Татьянаны тәрбияләп үстерәләр. 1972 елда гаилә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәгә яшәргә күчеп килә. Николай Семенович хезмәт эшчәнлеген Алексеевск «Агроснаб»ында слесарь булып эшләвен дәвам итә, аннан лаеклы ялга чыга. «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була. Николай Семеновичның 4 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International