Яңалыклар

 

2024 елның 16 гыйнварында Коры Көрнәле авылында  халык җыены булды. Дилбәр Бәдретдин кызы Казакова узган елда башкарылган эшләр һәм агымдагы елга планнар турында сөйләде, халыкны авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә юнәлдерелгән республика программаларында активрак катнашырга чакырды.

  

 

 

 

 

 

Исәнме Яңа 2024 ел!

    

 

Яңа 2024 елны каршылауга әзерлек бара 

  

13 декабрьдә "Көрнәле авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге Советында "Бердәм Россия"партиясенең депутатлар төркеменең ачык җыелышы узды.Анда Казан шәһәре һәм Алексеевское бистәсеннән партия җитәкчеләре катнашты.

   

 

Көрнәле авыл җирлегендә Ватан Геройлары көнендә  МХОдән  отпускка кайткан  сугышчы Гәрәев Илнар һәм аның гаиләсе белән очрашу булды. Сугышчыга Коры Көрнәле авылы халкы акчасына Көрнәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Д.Б. Казакова җитәкчелегендә авыл егетләре ярдәмендә сатып алынган газ плитәләре һәм "Сердәшләр" клубы катнашучылары бәйләгән җылы оекбашлар тапшырылды. Сугышчы Казаков Рүзәлгәдә  да шундый ук бүләкләр әзерләнде. Барлык битараф булмаган авылдашларга рәхмәт.

     

 

Коры Көрнәле авылы мәдәният йортында әниләр көненә багышланган кичә уздырдык. Ул әниләр турында хатирәләр, җырлар булән үрелеп барды.

     

 

 

 

Коры Көрнәле хатын кызлары МХОда булучылар өчен җылы йон оекбашлар бәйләүне дәвам итәләр

               

 

 

Коры Көрнәле хатын-кызлары  МХО да катнашучы егетләребез өчен милли ризыгыбыз - кош теле пешерделәр.

      

 

Көрнәле авыл җирлеге башлыгы  район һәм Казан шәһәрендә  үтүче ярминкәләрдә актив катнаша

   

 

Коры Көрнәле хатын кызлары МХОда булучылар өчен җылы йон оекбашлар бәйлиләр

   

 

12 октябрьдә Коры Көрнәле авылында халык җыены булып узды.Җыенга чыгарыла торган мәсьәләләр расланды.

кышкы һәм җәйге чорда юлларны карап тоту 
- торак пунктта урамнарны яктыртуны карап тоту (килешү буенча эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр өчен түләү);
- Коры Көрнәле торак пунктының Татарстан урамы юлларын төзекләндерү 
- күмү урыннарын карап тоту һәм төзекләндерү 
- суэтем манарасы өчен су насосын алу;
-каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен контейнер мәйданчыгы урнаштыру 

 

   

 

Коры Көрнәлеләр район акциясенә актив кушылалар. МХО да булучы егетләребезгә  җибәрергә җылы киемнәр, азык -төлек тиз арада җыеп китерделәр. 

  

 

 

Балалар мәйданчыгын  төзекләндереп  торабыз

 

 

 

Коры Көрнәлеләр көзге өмәдә,Мәктәп урамында яшәүчеләр урам җыештыралар

   

 

 

1 октябрь Өлкәннәр көнендә ООО "Чистай" Агрофирмасы ярдәме белән алынган күчтәнәчләрне барлык пенсиядә булучыларга өләштек.

    

 

Коры Көрнәле хатын кызлары МХОда  булучы егетләребезгә озатыр өчен яшелчәләрдән пешерелгән консервлар әзерләделәр

   

 

 

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннеханов Алексеевск муниципаль районында эш визиты белән булып китте 

 

Үзара салым акчасына авыл урамнарын төзекләндерү дәвам итә

  

 

 

 

         

 

Бөек Җиңү Көне Белән! Бөек Ватан сугышы геройлары турында истәлек мәңгегә безнең белән!

        

 

 

 

Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре... Коры Көрнәле авыл китапханәсендә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби кичә булды 

     

 

 

 

 

          

 

Коры Көрнәле хатын -кызлары  мобилизациядә булганнар  өчен токмач әзерләделәр

     

 

15 февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көнендә,  һәлак булган якташыбыз Фәрит Шәйдуллин турында мәгълүмат сәгате узды. Соңыннан Ф. Шәйдуллин каберенә барып бер минут тынлык белән һәлак булганнарны искә алдылар.

   

 

2023 елның 9 февралендә Алексеевск муниципаль районы Советының йомгаклау утырышы булды. Ел саен күп күләмдә сыер асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү максатыннан саву аппаратлары тапшырыла.09.02.2024 елдагы хисап сессиясендә Алексеевск муниципаль районы Башлыгы С.А. Демидов Мансур һәм Рушания Гайнетдиновларның шәхси хуҗалыгына саву аппараты тапшырды. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Советының йомгаклау утырышы кысаларында актив тормыш позициясе булган пенсионер, тынгысыз Фатыйхова Резидә Сәлах кызына үзенең ярдәмнәре һәм җылы оекбаш бәйләү өчен фикердәшләрен оештырган өчен Алексеевск муниципаль районы башлыгы С. А. Демидовның Рәхмәт хаты тапшырылды.

      

  Коры Көрнәле авыл китапханәчесе Гайфуллина Дамирә Бәдретдин кызы тырыш хезмәте өчен Мактау хаты белән бүләкләнде.

                                           

 

4 февраль көнне Коры Көрнәле авылында Яр буе урамында, елга ярын чистарту өмәсе оештырылды

   

26 январь көнне Көрнәле авыл җирлеге башлыгы Д. Б. Казакова "Ел хатын-кызы" республика конкурсында "Хатын-кыз-лидер" номинациясендә катнашты.Конкурс Болгар шәһәрендә узды.

      

 

2023 елның 12 гыйнварында Коры Көрнәле авылы халкы алдында Дилбәр Бәдретдин кызы Казакова хисап тотты.Ул узган елда башкарылган эшләр һәм агымдагы елга планнар турында сөйләде, халыкны авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә юнәлдерелгән республика программаларында активрак катнашырга чакырды.Халык алдында полиция, янгын күзәтчелеге, "Чистай" ҖЧҖ, Россельхозбанк хезмәткәрләре чыгыш ясады.Авылны төзекләндерүдә ярдәм иткәннәре өчен Алексеевск муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары белән  Шамсутдинов Фәрит, Казаков Рафик бүләкләнделәр.

     

 

2023 ел башы Коры  Көрнәле авылында яшәүчеләрне сөендерде - Теле2 кәрәзле элемтә база станциясе эшли башлады. "Кече торак пунктларны югары тизлекле мобиль Интернетка тоташтыру" федераль программасы буенча вышка  урнаштырылган иде.

 

 

 

 

Районыбызда "Дуслык  таҗы"фольклор фестивале булды, анда иң яхшы коллективлар чыгыш ясады.Бүләкләнүчеләр арасында туган ягыбыз традицияләрен һәм мәдәни мирасын саклаучы авылдашларыбыз Шиһабетдиновлар гаиләседә бар.

    

 

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Көрнәле башкарма комитеты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре Коры Көрнәле авылында яшәүче инвалид авылдашларыбызның күчтәнәчләр алып барып хәлләрен белештеләр.

         

 

 

Коры Көрнәле авылында яшәүче Габдрахманова Әлфия  күңел өчен татар халык хатын - кыз баш киеме -калфак тегү белән шөгыльләнә. Аның эш үрнәкләре белән таныштырабыз. Ул шулай ук курчакларда тегә.

       

 

 

Коры Көрнәле авылында традицион чәй эчү белән Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде. Солдат аналарына аерым игътибар бирелде. Ягымлы хатын-кызлар,бәйрәм белән сезне!

  

16 ноябрь бөтендөнья толерантлык көне. Нәрсә соң ул толерантлык? "Толерантлык ул — икенче, башка төрле карашларга, холыкка, гореф-гадәтләргә, чит фикерләргә һәм чит диннәргә карата түземлелек” диеп аңлатты  балаларга Коры Көрнәле китапханәчесе Гайфуллина Д.Б.  уздырган тематик кичәсендә. 

      

 

 

 

 

03 ноябрь 2022 ел.Кече торак пунктларны югары тизлекле мобиль Интернетка тоташтыру программасы буенча Коры Көрнәле авылында кәрәзле элемтә вышкасы урнаштырыла

                                                                                          

 

 

 

Солдатларны әзерләү полигонына Коры Көрнәле авылыннанда егетләребез  китте. Аларны озатырга туганнары һәм авылдашлары килде, ир-атларга бүләкләр тапшырдылар, изге теләкләрен җиткерделәр

   

 

 

15 октябрьдә Көрнәле авыл җирлеге башлыгы Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату ярминкәсендә катнашты

          

 

 

Коры Көрнәлеләр район акциясенә актив кушылдылар

      

 

 

 

 

12 октябрьдә Коры Көрнәле авылында халык җыены булып узды.Җыенга чыгарыла торган мәсьәләләр расланды.

 

 

 

1 октябрьда Коры Көрнәле авыл мәдәният йортында олылар көненә багышланган кичә булып узды, күчтәнәч пакетлар өләшенде

   

 

 

 

18 сентябрьдә Көрнәле авыл җирлеге башлыгы Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату ярминкәсендә катнашты

 

Су буенда түгәрәк уен - татар халкының борыңгы уеннарының берсе Коры Көрнәле авылында булып узды. Бәйрәмгә килгән һәр кеше рәхәтләнеп ял итте, тәмле ризыклар белән сыйландылар.

       

     

 

Башкарма комитет һәм китапханә хезмәткәрләре территорияне төзекләндерүдә

 

    

Коры Көрнәле авылының Татарстан урамында үзара салым акчасына юл участогын ремонтлау дәвам итә

                              

 

Коры Көрнәле авыл башлыгы Владимир шәһәрендә  Алексеевскилылар үткәргән татар халык бәйрәме - Сабантуенда катнашты

         

Коры Көрнәле авылы китапханәчесе балалар һәм ата-аналар белән балалар арасында травматизмны кисәтү буенча әңгәмә үткәрде.Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, урамда, урманда, суда, көнкүрештә һәм транспортта куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде.Алган белемнәрен балалар рәсемнәр белән ныгыттылар.

  

Шавалеева Наилә Хикмәт кызына 90 яшь

Наилә Хикмәт кызы тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы вакытында һәм сугыштан соң бөтен халык белән бергә күп нәрсә кичерергә туры килә. Аллага шөкер, барысы да түздем, барысын да кичердем, - ди ул. Яшьлек еллары авыр булуга карамастан, олы яшьтә дә кешеләргә карата шәфкатьлелек һәм мәрхәмәт хисләрен югалтмый. Лаеклы балалар тәрбияләп үстергән, алар аны карыйлар, 5 онык, 4 оныкчыгы аның янына гел килеп торалар. Ул тормышны, кешеләрне ярата.  Сау сәламәт булып сөенеп кенә яшә язсын.

                              

 

Коры Көрнәле авылының Татарстан урамында үзара салым акчасына юл участогын ремонтлау башланды

                      

 

 

Бюджет оешмалары  хезмәткәрләре территорияне төзекләндерүдә

 

             

 

"14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру" программасы буенча яшүсмер эшкә урнаштырылды, ул  яшелчә түтәлләрен утауда, чәчәкләргә су сибү эшләрендә катнаша

 

 

 

Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне белән!         

            

 

   Z       Коры Көрнәле авыл китапханәсендә безнең Президентыбыз һәм Россия армиясенә ярдәм йөзеннән яшүсмерләр белән әңгәмә үткәрелде.
 Көн саен гаделлек хакына безнең егетләр Украинаны нацистлар намусыннан чистарта, тынычлык урнаштыру бурычын үти, тиңдәшсез батырлыклар ясыйлар, кыюлык һәм тәвәккәллек күрсәтәләр. Махсус хәрби операциянең барлык максатларына да ирешеләчәк. Украинага денацификацияне узарга, национализмны тамырдан юкка чыгарырга кирәк.

           

 

Шаулап - гөрләп үзды бездә  Сабантуе.

12 июнь көнне кайткан кунаклар, авылдашлар мәдәният йортына  очрашуга җыелдылар, һәр кем  авылдашлары, сыйныфташлары, элекке күршеләре белән күреште, хәл-әхвәл сорашты, чәйләр эчеп күңелле итеп узды очрашу. Соңыннан бәйрәм, Сабантуе ямьле Әрәмә  буенда дәвам итте. 

   

  

Коры Көрнәледә Сабантуй

 

Башкарма комитет һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре административ бина һәм мәдәният йорты территориясенә чәчәкләр утырталар

       

 

25.05.2022 Коры Көрнәле авылы, Хабибулла Хайруллин урамында яшәүчеләр  Зур күл буен чистартырга чыктылар

           

 

Коры Көрнәлеләр Идел Болгарстанында ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган юбилей тантаналарын карарга бардылар.

   

 

Бөек Җиңүгә 77 ел, Ветераннарны котлау

 

Коры Көрнәле авыл территориясен чистарту, тәртипкә кертү, чәчәкләр утырту

       

 

 

22.01.2022 Коры Көрнәле авыл җирлегендә авыл башлыгы Д.Б.Казакованың 2021 ел өчен йомгаклау һәм  2022 планнар турында җыелышы булды. Җыелышта Алексеевск муниципаль районынын башкарма комитеты урынбасары А.В.Симашева катнашты.

 

     

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2019 елның 6 августында Коры Көрнәле авылында Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Н.К. Кадыйров рәислегендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауларын әзерләү һәм үткәрү буенча гражданнар җыелышы булды. Авыл халкы белән очрашу алдыннан авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре җитәкчелегендә үзешчән фольклор ансамблендә катнашучылар концерты булды. Авыл халкы авылны төзекләндерүгә кагылышлы тәкъдимнәрен һәм теләкләрен җиткерделәр.

    

 

 

10 майда Хөснетдинова Зәйтүнә Минсәлим кызына 95 яшь  тулды !

Алексеевк муниципаль районы вәкиле Хөснетдинов Рөстәм Рафик улы, Көрнәле авыл җирлеге башлыгы  Медведев Хамит Абделхак улы   күп балалы ана, тыл хезмәтчәне  Зәйтүнә Минсәлим кызын  олы  юбилее белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В. В. Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башлыгы С. А. Демидов исеменнән котлау открыткасы, азык -төлек пакеты, бүләк  тапшырдылар.                                                  

                                                                

 

9 май Җиңү бәйрәме, тантаналы митинг, Ватан өчен сугышларда  һәлак булучыларга, тыл хезмәтчәннәренә мәңгелек дан!

 

             

 

1 майда Коры Көрнәле авылында  авылда яшәүчеләр һәм кайткан кунаклар  авыл территориясен, зиратны чүп-чардан чистарттылар.

                              

 

Коры Көрнәле китапханәсендә  Халыкара туган тел көненә багышланган кичә үткәрелде. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез диде китапханәче Галимова Р.Г.  балалар белән уздырган әңгәмәсендә.

  

                             

 

25.02.2019   Әхмәтова Сания апага 90 яшь!

2019 елның 25 февралендә Көрнәле авыл җирлеге башлыгы Х. А. Медведев, ветераннар  оешмасы рәисе Э. Х. Ибатуллина   Коры Көрнәле авылында яшәүче күп балалы ана, тыл хезмәтчәне Әхмәтова Сания Хуҗи кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В. В. Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башлыгы С. А. Демидов исеменнән котлау открыткасы, азык -төлек пакеты, бүләк  тапшырдылар.

 Әхмәтова Сания Хуҗеевна Алексеевск районының  Коры Көрнәле авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа һәм үсә. Бөек Ватан сугышы вакытында әнисенә хуҗалык буенча ярдәм итә һәм колхозда төрле эшләрдә эшли. Сугыштан соң кияүгә чыга. Ире белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. Сания Хуҗиевнаның бөтен хезмәт эшчәнлеге авылда узды. 1967 елга кадәр совхозда төрле эшчеләр эшли, аннан пенсиягә кадәр авыл клубында  җыештыручы  булып эшли. Сания Хуҗеевна улы белән бергә туган авылында яши. Бүгенге көндә Сания Хуҗиевнаның 6 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.

                                                                  

 

 

15.02.2019             Маханов Камил абыйга 95 яшь! 

2019 елның 15 февралендә Көрнәле авыл җирлеге башлыгы Х. А. Медведев, социаль яклау бүлеге башлыгы Е. А. Хамзина һәм халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Н.А.Семина   Коры Көрнәле  авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Маханов Камил  Хәбибулла улын  95 яшьлек юбилее белән котладылар  һәм аңа РФ Президенты В. В. Путиннан котлау открыткасы, бүләк,  Алексеевск муниципаль районы башлыгы  С.А.Демидовтан котлау открыткасы, бүләк, азык-төлек пакеты тапшырдылар.

Камил Хәбибулла улы  Коры Көрнәле  авылында туган, күп балалы гаиләдә туып үскән, хәзерге вакытта туган авылында яши. Ул тыл хезмәтчәне, сугыш авырлыкларын бөтен кеше белән бергә кичергән. Гомер буе авылда эшләгән, төрле вазифаларны биләгән, авыл советы рәисе булган. Хатыны белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Барлык балаларына да белем  биргәннәр,   барысыныңда гаиләләре бар , 11 оныклары, 9 оныкчыклары бар.

 

                                                                     

 

 

14.02.2019  Коры  Көрнәле авыл мәдәният йортында Кабартма халык театрының балалар төркеме уйнавында  "Аюкай, куянкай" дип аталган  әкият  тамаша булды.

                  

 

 

12.02.2019  Коры Көрнәле авылында  авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән  оештырылган Әфганистан Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулуга багышланган чара  булды. Әфганистан сугышында һәлак булган  авылдашыбыз Фәрид Галимҗан улы Шәйдуллин  турында истәлекләр белән  сыйныфташлары, күршеләре  бүлеште.

                     

 

27.01.2019 Коры Көрнәле авыл мәдәният йортында Татар Автоном Совет Социалистик Республикасына 100 ел уңаена багышланган театрлаштырылгән әдәби музыкаль кичә булып узды

           

       

 

 

 17.01.2019 Коры Көрнәле авыл җирлегендә йомгаклау җыелышы булды. Җыелышта Алексеевск муниципаль районынын башкарма комитеты җитәкчесе Кадыров Наиль Камилевич  катнашты.Хисап җыелышы алдыннан район хезмәтләре һәм булекләре вәкилләре авыл кешеләрен кабул иттеләр.
 

                     

 

05.01.2019 Коры Көрнәле авыл мәдәният йортында әбиләр һәм бәбиләр өчен чыршы бәйрәме үткәрелде, төрле уеннар оештырылды, бәйрәмгә килгән авылдашлар үзләренең җырга, биюгә, шигырь сөйләүгә осталыкларын күрсәттеләр, рәхәтләнеп күнел ачтылар.

Соңгы яңарту: 2024 елның 15 апреле, 09:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International