Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышы

2017 елның 21 июле, җомга

Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Президент каршындагы Совет  2012 елда тиешле өлкәдә дәүләт сәясәтен камилләштерү максатларында төзелә. Совет составына Гомумроссия милли-мәдәни берләшмәләр лидерлары, фән һәм эксперт бергәлеге вәкилләре, федераль закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары керә.

Владимир Путин: “Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Президент каршындагы Совет утырышын үткәрү яхшы традиция булып тора. Бу юлы без Мари Иле башкаласы – Йошкар Олада җыелдык. Барыннан да элек республика кешеләренә безне кунакчыл каршылаганнары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Көн тәртибебездә – төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә дәүләт милли сәясәте стратегиясенең тормышка ашырылуына анализ ясау. Бу – күп милләтле илебез өчен мөһим, әһәмиятле документ. Сез аның проекты киң тикшерелгәнен беләсез, 3 меңнән артык шелтә, тәкъдим исәпкә алынды һәм төп өстенлекләр – Россия халыкларының этномәдәни төрлелеген саклап калу, гражданлык аңлылыгын һәм милләтебезнең рухи уртаклыгын ныгыту өстенлекләре билгеләнде.

Бу магистраль эшчәнлек юнәлешләре хакимиятнең барлык дәрәҗәләре өчен. Ләкин төбәкләрдә һәм муниципалитетларда аның буенча эшләү оешканрак, баерак һәм ул конкрет эчтәлек белән тулган. Бу табигый: кешеләргә якынрак булган саен барысы да конкретрак була.

Һәр территориянең этникара мөнәсәбәтләре үзенчәлекле һәм, әлбәттә, аларны исәпкә алырга, шуның белән тулаем дәүләттә милли сәясәт мәсьәләләрен хәл итүгә бердәм якын килүне тәэмин итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International